Казан балалар бакчалары 300гә күбрәк нәнине кабул итәчәк

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Казанда 15 балалар бакчасында балалар өчен өстәмә урыннар булдырылган. Булган мәйданнарны рациональрәк файдалану һәм үткәрелгән төзекләндерүләр нәтиҗәсендә мәйтәпкәчә тәрбия йортлары хәзер 300 нәнигә күбрәк кабул итә ала.
30 яңа балалар бакчасы төзү эше дә тулы куәттә бара. Мәгълүм булганча, быелның 1 сентябренә тәрбия йортларында 4620 яңа урын булдырырга ниятлиләр. Бу максатларга 245 миллиард сум тоту каралган. Бу сумманың 30 проценты федераль, 70 проценты республика казнасыннан каплана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International