Алабугада 260 урынлы балалар бакчасы төзелә

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Танайка-2 микрорайонында ике катлы балалар бакчасын апрель башында сала башладылар. Төзүчеләр бинананы 20 августка тапшырырга ышандыра.
Әлеге бакчага мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар да йөри алачак. Бакча 260 урынга исәпләнгән һәм аны төзү өчен 130 миллион сум акча тотыла.
Балалар бакчасының әлегә исеме юк, 30 майга кадәр исем тәкъдим итү конкурсы бара. Иң матур исем табучыга кыйммәтле бүләк тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International