ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Быел җәйге каникулда Казанның 27,6 меңләп (былтыр – 26 мең 782) мәктәп-гимназия укучысы 4 төрле лагерьда физик һәм интеллектуаль көч җыячак. Аерым алганда, 134 мәктәп яны лагеренда 13 мең бала ял итә, 133 хезмәт һәм ял лагеренда - 1,6 мең, палаткалардан торган 3 лагерьда – 500, шәһәрдән читтәге стационар 24 лагерьда (аларның 14е – муниципаль, 10сы – предприятиеләр һәм оешмалар лагерьлары) – 12,5 мең.
Алабуга районына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 50 планшет кайтты. Аларны шәһәр һәм авылдагы мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә бирделәр. Бу – “Татарстан Республикасында мәгариф үсеше стратегиясе” программасы тормышка ашуның бер этабы.

16
май, 2014 ел
җомга
16 майда Казанда, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы - WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатының ачылу тантанасы узды.
Әлеге чарада 500 үзешчән чыгыш ясады. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Навапович Фаттахов һәм Светлана Владимировна Гиниатуллина да бар иде. Барлык катнашучылар катнашу таныклыгына ия булдылар, 57 җиңүче арасында 1 Гран-при, 29 лауреат, 27 дипломант дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.
2014 елның 23-24 маенда Яр Чаллы шәһәрендә Л.Б.Васильев ис. Кама политехника көллияте базасында “Киң профильле станокчы” белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.
“Безнең яңа укытучы” грантын алу өчен дәгъва кылучылардан заявкалар 10 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Әлеге Грант Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, республика муниципаль районнарының мәгариф бүлекләрендәге яңа хезмәткәрләр өчен «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү буенча курслар үткәрде.
Кичә Казанда “Укырга һәм бергә яшәргә: сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен заманча мәгариф стратегияләре” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул өч көн дәвам итәчәк. Дөньяның 13 иленнән килгән вәкилләр катнашындагы форум “ТИСБИ” идарә университетында бара.
Әлмәт районының Кичүчат авылында дәресләрдән соң чараларда, укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышланган семинар узды.
КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм 19 нчы гимназия укучыларыннан торган команда 16-19 майда Беларусь Республикасының Гомель шәһәрендә узачак “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” Европа чемпионатында көч сынашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International