Әлмәт төбәгендә әхлакый тәрбия буенча семинар узды

2014 елның 16 мае, җомга
Әлмәт районының Кичүчат авылында дәресләрдән соң чараларда, укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышланган семинар узды.
Әлеге уку йортында “Әдәп-әхлак дәресләре” кысаларында татар мәгърифәтчеләре эшчәнлеге, аерым алганда, олуг шәхес Р.Фәхретдин үрнәгендә, аның бай мирасына таянып, мәктәп укучыларында милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләү өстенлекле юнәлеш. 2013-2014 уку елы башыннан биредә 5-11 нче сыйныф укучылары арасында әлеге юнәлештә махсус дәресләр оештырылды. Семинар кунаклары әлеге башлангычның беренче нәтиҗәләрен күрергә дип җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International