Алабуга районына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 50 планшет кайтты. Аларны шәһәр һәм авылдагы мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә бирделәр. Бу – “Татарстан Республикасында мәгариф үсеше стратегиясе” программасы тормышка ашуның бер этабы. Быел бу программа кысаларында райондагы балалар бакчалары ноутбуклар һәм проекцион техника алган иде инде.
14 майда Казанның Совет районы 93 нче гимназиясе базасында славян язмасы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXIII Республика Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды.