Бу җәйдә 27,6 мең казанлы оешкан төстә ялга китә

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Быел җәйге каникулда Казанның 27,6 меңләп (былтыр – 26 мең 782) мәктәп-гимназия укучысы 4 төрле лагерьда физик һәм интеллектуаль көч җыячак. Аерым алганда, 134 мәктәп яны лагеренда 13 мең бала ял итә, 133 хезмәт һәм ял лагеренда - 1,6 мең, палаткалардан торган 3 лагерьда – 500, шәһәрдән читтәге стационар 24 лагерьда (аларның 14е – муниципаль, 10сы – предприятиеләр һәм оешмалар лагерьлары) – 12,5 мең. Җыеп кына әйткәндә, барлыгы 86 смена эшләячәк. Муниципаль лагерьларга юлламалар 27 майдан бирелә башлый. Шәһәр янындагы муниципаль лагерьларыннан беренче сменаны беренче булып 1 июньнән “Заречье” лагере башлый, 5ендә - “Юнитур”, “Березка”, “Восток”, 6 июньдә – “Молодежный”, “Нармонка”, 7сендә – “Огонек”, “Спутник”, “Пионерия Татарстана”, 9 июньдә – “Бригантина”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International