Татарстанда “Киң профильле станокчы” белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасы узачак

2014 елның 16 мае, җомга
2014 елның 23-24 маенда Яр Чаллы шәһәрендә Л.Б.Васильев ис. Кама политехника көллияте базасында “Киң профильле станокчы” белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының йомгаклау этабы узачак. Профильле көллиятләрнең II курс студентлары теоретик һәм практик биремнәрне үтәргә тиеш булачак. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын оештыручылар – Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Л.Б.Васильев ис. Кама политехника көллияте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International