ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2013 ел
җомга
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Римма Гатина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган “Класс эше” бәйгесе нәтиҗәләре буенча “2013 елда ТРда мәгариф һәм фән темасын яхшы яктырту” номинациясендә бүләкләнде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов диплом һәм акчалата бүләк тапшырды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге информатика (18.12.13 – 26.12.13) һәм хокук (21.12.13 – 26.12.13) фәннәренә интенсив өйрәтү буенча республика сменасында катнашучыларны каршылады. Информатика һәм хокук буенча республика олимпиадаларының призерлары һәм резервтагы катнашучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга бик җитди әзерләнәләр. Н.Г. Нигъмәтуллина (Санкт-Петербург) һәм И.Р. Җиһаншина (Мәскәү) үткәргән дәресләрдә укучылар төрле катлаулы мәсьәләләр чиштеләр.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшыруның бердәм расписаниесе проектын әзерләде.
Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) тәмамлану турында хәбәр итә. Ул 16-20 декабрь көннәрендә узды. Беренче тур нәтиҗәләре КФУның abiturient.kpfu.ru порталында 2013 елның 27 декабренә кадәр билгеле булачак.
Алабугада 400 балага исәпләнгән яңа бакча төзелешенә һәм искесен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бирелгән. Тик мондый үзгәрешләргә шәһәрнең башка оешмаларында булган хәрәкәт тә сәбәп булган.

26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
19 декабрьдә “Росток” үзәгендә “Ата-аналарга – тәрбия ысуллары турында” дип исемләнгән Ата-аналар клубы утырышы үтте. Ул тәрбия ысуллары һәм балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтләренә багышланган иде. 28 әти-әни катнашкан әлеге утыршыта кинотерапия уңышлы файдаланылды.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Сезне республика өчен мөһим булган ике бәйге нәтиҗәләрен яктыртырга чакырабыз: “Соло” һәм и «IT-чемпион».
18 нче ноябрьдән 24 нче декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар өчен “Балаңның күзенә кара” дип исемләнгән республикакүләм акция оештырды. Әлеге акциянең максаты – ата-аналарның балаларда наркотикларга каршы тору юнәлешләрен оештыру, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәте мәсьәләләре буенча белемнәрен арттыру иде.

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Әниләр көнен һәр белем бирү йорты үзенчә билгеләп үтә. Мәсәлән, безнең 110 нчы лицейда башлангыч сыйныф укучылары катнашында күңелле бәйрәм узды.

23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Югары уку йортларының нәтиҗәлелеген ачыклау буенча үткәрелгән мониторингның быелгысы Россиянең 382 вузына кара тамга сукты. Алар арасында дәүләт уку йортларының филиаллары да, шәхси белем бирү учреждениеләре дә бар. «Нәтиҗәсез» вузларның беришен ябылу яки башка вуз белән кушылу көтә. Ике әйткәнне көтеп тормыйча, студентларын башка вузларга күчереп, ишекләренә йозак элгән югары уку йортлары да бар инде. Кара мөһер сугылган белем бирү йортларының кайберләренә тиз арада нәтиҗәле эшләүчеләр рәтенә күтәрелү бурычы куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International