ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Казанның ИТ-паркында «ИТ-чемпион» конкурсының III этабында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә һәм “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” иҗади номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста иң актив катнашучыларга iPad планшетлары бирелде.
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасарлары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Яңа ел алдыннан Зәйнәпнең хыялы чынга ашты. Рөстәм Нургалиевич шәхси үз исеменнән аңа iPad җибәргән. Әлеге зур бүләкне Татарстанның Премьер- министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды.
Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый. Гыйнвар ахырында проектның сынау чоры тәмамлана.
Олимпиада уты эстафетасы Татарстанда 2 көн булачак. Бу уникаль эстафета - Олимпиада уеннары тарихында иң озын һәм иң озакка сузылган эстафета. Олимпиада утын йөртүчеләрнең саны – 370, алар арасында дәүләт органнары хезмәткәрләре, журналистлар, табиплар, артистлар, укытучылар, заводларда эшләүчеләр һәм Елена Мигунова, Василий Мосин, Светлана Демина кебек танылган спортсменнар бар.
Зона этапларында 67 гомуми белем бирү оешмаларыннан 91 команда катнашты. Зона ярышлары Алексеевск, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Әлмәт районнарында, Казан шәһәренең Идел буе районында узды. Зона этапларын үткәрүнең графигы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган иде.
Туган телләр (чуваш, удмурт, мари, мордва телләре) һәм әдәбиятларын өйрәнүгә кызыксындыруны арттыру, сәләтле укучыларга туган телен өйрәнүдә шартлар тудыру максатыннан, 2013 елның 25 нче декабреннән 27 сенә кадәр республика олимпиадасы үткәрелде.
Э. Фәттаховның фикеренчә, яңа күнекмәләр алу мөмкинлеге бирелгәндә, аннан һичшиксез файдаланырга кирәк.
27 нче декабрьдә Н.Ә.Гәлләмов исемендәге девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучылары янына Кыш бабай үзенең ярдәмчеләре – Кар кызы, 133 нче һәм 65 нче мәктәп укучылары белән Яңа ел бәйрәменә кунакка килделәр. Балалар кунакларны бик шатланып каршы алдылар. Бу очрашуда укучылар һәм килгән кунаклар концерт номерлары күрсәттеләр. Татлы күчтәнәчләрдән тыш Кыш бабай мәктәп укучыларына спорт инвентаре, уку-язу әспаблары һәм мәктәп мунчасына мич бүләк итте.

27
декабрь, 2013 ел
җомга
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу елны үзе өчен авыр ел булды дип санавын җиткерде. Чөнки ул мәгариф өлкәсенә башка тармактан килеп кергән кеше.
ТР Дәүләт Советында бу уку елында мәктәпләрдә, уку йортларында “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итүдән, күңелләргә үтеп керерлек итеп “Әллүки”не сузудан башланып китте. Укучыларны тәбрикләргә дип килгән спикер Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин һәм башка рәсми затлар үзләре залда кунак булып утырды. Татарстандагы ике дәүләт теле дип игълан ителгән татар һәм рус телләре бүген, чыннан да, дәүләт телләре булуын раслады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, гадәттәгечә, үз чыгышында телләр сәясәтенә тәфсилләп тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International