Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Сингапур технологияләре безнең шартларга яраклаштырып кулланыла - Энгель Фәттахов
2013 елның 27 декабре, җомга
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу елны үзе өчен авыр ел булды дип санавын җиткерде. Чөнки ул мәгариф өлкәсенә башка тармактан килеп кергән кеше.
Журналистларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдергәннән соң, министр эшнең бик күп икәнлеген, килеп җитмәгән якларның да булуын белдерде. “Армия бик зур. Без үзебез генә муниципаль бермәлекләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ниләр булуын белеп тә бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә бөтен массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтеп барабыз. Минем эшемдә бу беренче урында тора”, - диде министр.
Э.Фәттахов узып баручы 2013 елны мәгариф системасы өчен әһәмиятле булды, дип саный. Федераль дәрәҗәдә һәм республика күләмендә мәгарифкә кагылышлы законнар кабул ителде. Моннан чыгып, министрлык үз эш системасын төзеде. Республикада шулай ук мәгарифне үстерү буенча “Киләчәк” программасы эшләп килә. Максатлар зурдан – укучыларны мәктәптән хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек итеп әзерләп чыгару.
Энгель Фәттахов бүген республика мәгариф системасында Сингапур технологияләренең безнең шартларга яраклаштырып куллануны билгеләп үтте. Моның белән ТР Мәгарифне үстерү институты һәм методик үзәкләр шөгыльләнә.
Министр, мәктәпкәчә белем бирү системасына тәфсилләп тукталып, балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү бурычы куелуын билгеләп үтте. Алар яңа уку-укыту комплектлары белән тәэмин ителгән, ноутбуклар һәм проекцион техника белән тәэмин итү планнары бар. “Киләчәк” стратегиясе буенча тәрбиячеләрне яңадан әзерләү өчен 29 млн. сум акча бүлеп биреләчәк.
Киләсе елда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесе кабат үткәрелеп, 50 җиңүче билгеләнәчәк. Бу максатларга 50 млн. сум акча каралган. “Безнең өчен бу өстенлекле юнәлеш булып тора”, - диде министр.
Гомумбелем бирү системасы турында сүз алып, министр 2014 елның математика елы дип игълан ителүен кабат искә төшерде. Аның сүзләренчә, республиканың база мәктәпләрен математика сыйныфлары белән тәэмин итү көтелә.
Киләсе елда шулай ук һәр муниципаль берәмлектә өстенлекле мәктәпләр ачылачак. Алар яңа технологияләрне кертү өчен төп мәйданчыклар булып торачак.
2014 елда профессиональ белем бирүгә “Киләчәк” стратегиясе буенча 450 млн. сум акча каралачак. Моннан тыш, Татарстан федераль грант откан һәм 2014-2015 еллар дәвамында “машина төзелеше” юнәлеше буенча акча бүленәчәк.
“Без эш бирүчеләр, республика һәм федераль бюджет акчалары ярдәмендә кадрлар әзерләү үзәкләре оештырачакбыз. Безнең өчен бу – перспектив юнәлеш. Якын көннәрдә без профессиональ белем бирү системасын реформалаштыру, реорганизацияләү программасын кабул итәчәкбез”. – дип хәбәр итте министр.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
декабрь, 2025 ел
Татарстанлылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2026 елга өстенлекле юнәлешләр сайлады
Татарстанлылар Мәгариф һәм фән министрлыгының киләсе елда беренче чиратта нәрсәләрне эшләргә тиешлеген билгеләде.
18
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләделәр
Татарстанда 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында 36 мәктәпкә һәм 6 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
17
декабрь, 2025 ел
Бөгелмәдә «Физик-математик алгарыш» проектының иң яхшы практикалары турында фикер алыштылар
16 декабрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Бөгелмә районына визиты булды.
НДПУ магистры Анастасия Гайфетдинова ТР Һөнәри белем бирү оешмалары арасында елның иң яхшы яшь укытучысы дип танылды
Педагогика һәм психология факультеты Анастасия Гайфетдинова ТР Һөнәри белем бирү оешмалары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” республика конкурсында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз