ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

31нче гыйнвар көнне Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Ольга  Васильева Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарасы-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Казанда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә. Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә  урнашкан чемпионатның төп мәйданчыгына Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков барачак.

6нчы февральдә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре арасында уздырылучы "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесе башлана.

2017нче елның 1нче февралендә Казан шәһәре Идел буе районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 35нче номерлы урта белем бирү мәктәбендә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International