Нурлатта “Сәләтлеләр слеты” булып узды

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Нурлат муниципаль районының иң сәләтле 120 укучысы һәм иң талантлы 60 укытучысы хөрмәтләнде. “Сәләтлеләр слетында” фән олимпиадалары, иҗади, спорт конкурслары, фәнни-гамәли конференцияләр, интеллектуаль форумнар җиңүчеләрен һәм аларның остазлары - педагогларны котладылар.
“Татнефть”ААҖнең “Сәләтле балалар” хәйрия фонды һәм районның оешма-предприятиеләре ярдәме белән үткәрелүче слет традиционга әйләнде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Газиз Юнысов бу көнне елга нәтиҗә ясау дип атады.
– Бүген без сезнең төп хезмәтегез, белем алып, югары уңышларга ирешүегез өчен рәхмәт белдерәбез, - диде Газиз Юнысов.
Һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган укучыларга, аларның остазларына район башлыгы Наил Шараповның һәм мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.
– Елдан-ел уңышлары белән сөндерүче укучыларыбыз, педагогларыбыз арта бара, - ди мәгълүмати-методик үзәге җитәкчесе Гөлфия Гафурова да.
Әнә, 2нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Екатерина Графның уңышлары күз алдында. Сәләтле укучы Республика Президенты Рөстәм Миннеханов, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән дә очрашырга өлгергән.
– Белем дөньясы авыр хезмәт, - ди кыз. – Дәресләр вакытында гына түгел, өй эшләрен эшләгәндә дә бик игътибарлы булырга, тырышырга кирәк.
Мәктәптәге белемнең тормыш юлында кирәк булуын “Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Дамир Ишкинеев та билгеләп үтте. Слет котлаулар һәм концерт номерлары белән үрелеп дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International