Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Чүпрәленең Яңа Элмәле урта мәктәбенә – 150 яшь
2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Чүпрәле муниципаль районының Яңа Элмәле урта мәктәбе 150 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәп бүген дә һәр чор вакыйгаларының шаһиты булып яши, яраткан укучыларын кабул итә.
Яраткан белем йортларының юбилее уңаеннан кайлардан һәм кем генә кайтмаган иде. Аеруча, танылган шәхесләрдән: СССРның халык укытучысы П.П.Головинны, педагогика фәннәре докторы, профессор Н.И.Калаковны, Цильна районы башлыгы В.Н.Лянкинны, “Канаш” чуваш газетасы редакторы Н.Н.Ларионовны, Яңа Элмәле авылы китабы авторы Н.А.Казаковны, дин әһелләре Николай атакайны, “Керешу” милли көрәш буенча Чувашия Республикасы федерация президенты В.П.Васильевны, шулай ук башка мәртәбәле якташларыбызны, район җитәкчелеге вәкилләрен күрү горурлык иде.
Тантана авыл җирлеге башлыгы Николай Шихрановның чыгышы белән башланып китте. Ул мәктәп тарихына тукталып, аның 1862 елда чиркәү алдында ачылуын билгеләп үтте.
– Бүген бина капиталь төзекләндерүләр үткәрелеп, үз түбәсе астына балалар бакчасын, акушерлык пунктын берләштерә. Еллар дәвамында биредә белемле укытучылар фән нигезләрен өйрәткән, бу бүген дә шулай. Киләчәктә дә мәктәпнең озын гомерле булуын, балаларның шат авазлары яңгырап торуын телим, - диде ул.
Район башлыгы Александр Шадриков та мәктәпнең кеше тормышында никадәр зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Мәктәпнең беренче мөдире булып, Ульяновск шәһәреннән Иван Кирпичников торган. Ул үзе 1-2 сыйныф укучыларына белем бирсә, аның хатыны Акулина 3-4 сыйныф укучыларын укыткан. 1934-35 елларда мәктәп җидеелык булып исәпләнсә, 1962 елдан сигезьеллык укыту формасына күчерелә. 1981 елда төзүчеләр балаларга ике катлы бина бүләк итәләр, шушы елдан мәктәп урта булып санала башлый. Ул елларда директор вазифасын сугыш ветераны Илья Мресов башкара.
Төрле елларда мәктәптә балалар саны төрлечә була. Бүгенге көндә биредә 111 укучы белем ала, 16 укытучы, 1 педагог-оештыручы, 1 мастер хезмәт куя. Мөгаллимнәр арасында “Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы”, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактаулы исемнәрен йөртүчеләр, Мактау Грамоталары белән бүләкләнүчеләр шактый.
Юбилей уңаеннан кунакларга хезмәт коллективы һәм укучылар тырышлыгы белән әзерләнгән бай эчтәлекле концерт, үткәннәрне барлау чарасы тәкъдим ителде.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз