Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Барысы да – унберенчеләр өчен
2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Чыгарылыш сыйныф укучыларын һәр район, һәр мәктәп үзенчә озата. Хәзер белем бирү йортларының балаларны зур тормышка озату мәшәкатьләре белән янып-көеп йөргән мәле. Татарстанның төрле почмаклары белән элемтәгә кереп, әзерлекнең кайда ничек баруын сораштык.
Актаныш. Район мәктәпләрен 196 укучы тәмамлый. Шуларның 15е алтын медальгә бара. Әлеге сан БДИ нәтиҗәләренә карап үзгәрергә дә мөмкин, чөнки барысын да имтиханда җыйган баллар хәл итәчәк. Соңгы кыңгырау тантанасы һәр мәктәптә аерым үткәрелә. Барлык имтиханнарны тапшырып бетергәч, чыгарылыш сыйныф укучыларын район күләмендәге зур бәйрәмгә җыячаклар. Унберенчеләр өчен уеннарга һәм җыр-биюләргә бай тамаша оештыру каралган.
Балтач. 25 майда барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узачак. Ә кичке якта район клубында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур тантана оештырыла. Быел Балтач районы мәктәпләрен барлыгы 350 бала тәмамлый. Шуларның 18е – алтын, 12се көмеш медальгә дәгъва кыла. Бәйрәмдә төрле уңышларга ирешкән чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләү дә каралган. Район мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, чара бик күңелле булырга охшаган. Унберенчеләрне котларга җырчылар да киләчәк. Бәйрәм дискәтүк һәм салют белән тәмамланачак.
Мөслим. Районда Соңгы кыңгырау бәйрәме шулай ук 25 май көнне узачак. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын җыеп, ниндидер чара үткәрү каралмаган. Һәр мәктәп бәйрәмгә үзенчә әзерләнә. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 131 баланың тугызы – алтын, унысы көмеш медальгә бара.
Кайбыч. 25 май көнне район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узачак. Быел Кайбычта 103 унберенче сыйныф укучысы бар. Шуларның икесе – алтын, икесе көмеш медальгә бара. Мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, медальгә дәгъва кылучыларның мәҗбүри фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары 60-80 баллдан да ким булмаска тиеш. Киресе булган очракта, медаль эләкмәскә дә мөмкин. Тик соңгы сүзне барыбер махсус комиссия әйтәчәк.
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз