Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Сыналыр чаклар җитә
2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
25 майда Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 19 622 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак, ә инде ике көннән аларны рус теленнән беренче дәүләт имтиханы көтә.
БДИны төп дулкында (27 майдан 19 июньгә кадәр) тапшыру өчен Татарстанда 110 пункт ачылачак, аларның 80 е – Казанда. Барлык фәннәрдән дә имтиханнар иртәнге сәгать 10 да башлана. Математика, физика, әдәбият, ИКТ һәм информатикадан имтиханнар - 3 сәгать 55 минут, рус теленнән - 3 сәгать 30 минут, биология, география, химия, чит телләрдән 3 сәгать барачак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, имтиханга укучы бары рөхсәт ителгән әйберләрне генә алып керә ала: беренчедән, паспорт (төп нөсхә, күчермәсе кабул ителми!), икенчедән, имтиханга керү таныклыгы (аны укучыларга алдан биреп куялар), өченчедән, кара төстәге гельле ручка (икәү дә ярый), дүртенчедән, теге яки бу фәнгә кагылышлы кайбер әсбаплар.
Имтиханда башка төрле әйберләр файдалану тыела. Бигрәк тә БДИга кәрәзле телефон алып керү җитди кагыйдә бозу санала. Аңардан файдалану имтиханнан куып чыгару, сынауны яңадан тапшыру хокукыннан мәхрүм итеп, эшне яраксызга чыгару белән яный. Моннан тыш, укучыга үзе сайлаган фән буенча имтихан тапшырганда да телефон алып керү катгый тыела. Шулай да, әгәр рус теле һәм математика кебек мәҗбүри фәннәрдән сынау биргәндә телефоннан файдалану очрагы ачыкланса, имтиханны яңадан тапшырырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр.
- Узган ел без кагыйдә бозучыларның күпчелегенә математика һәм рус теленнән имтиханнарны яңадан тапшырырга рөхсәт иттек, чөнки сүз баланың язмышы - аттестат алуы турында бара, - диде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирүнең сыйфатын тикшерү һәм укучыларны аттестацияләү бүлеге җитәкчесе Лилия Әмирова. - Ничек кенә булмасын, БДИны тапшыру тәртибе нигезендә, имтихан тапшыручыга тагын бер мөмкинлек бирергәме-юкмы икәнлеген имтихан алу комиссиясе тавыш бирү юлы белән хәл итә. Аның составына югары, урта махсус уку йортлары вәкилләре, муниципаль мәгариф органнары җитәкчеләре, министрлык хезмәткәрләре керә... Һәр очрак аерым карала: имтихан тапшыручы кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә бозган. Узган ел 4 эш яраксызга чыгарылды, аларның авторлары имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлегеннән мәхрүм ителде. Аларның берсе мәҗбүри фәннән иде: аның авторы имтихан эшенең фотосурәтен интернетка урнаштырган.
БДИда элемтә чараларын файдаланган өчен 2012 елда барлыгы 60 укучы имтиханнан куып чыгарылган. Кәрәзле телефоннан файдалану мәсьәләсен пунктларда элемтәне өзә торган махсус җайланмалар урнаштыру юлы белән дә хәл итеп булыр иде. Ләкин Татарстан министрлыгы, башка төбәкләрдәге ведомстволардан аермалы буларак (мисал өчен, Приморье крае), әлегә бу адымга бармый. Мәгариф түрәләре андый җайланмаларның укучыларның сәламәтлегенә зыян китермәвенә ышанып бетми.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының быел нинди фәннәрдән имтихан тапшыруларына карап, аларның кайсы юнәлешне сайлаячагын фаразлап була. Бигрәк тә җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыручылар күп - аны 11 мең кеше сайлаган. Ягъни абитуриентларның күпчелеге гуманитар факультетларга юл тотачак. Информатика буенча БДИ тапшырырга теләүчеләр дә күбәйгән: алар - 1398 (узган ел белән чагыштырганда, 172 гә күбрәк). Әдәбият, химия һәм француз теленең дә популярлыгы арткан. Калганнары - узган елгы дәрәҗәдә. Мисал өчен, физиканы - 6,3 мең, биологияне - 3,5 мең, тарихны 3 меңгә якын кеше сайлаган.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының бәхетенәме, аларның саны, узган ел белән чагыштырганда, 2 меңгә азрак: быел мәктәп тәмамлаучы 19 622 укучыга республика югары уку йортларында 16 меңнән артык түләүсез урын туры килә. Ягъни, барысына да диярлек җитәчәк.
Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар саны:
2006 ел - 44 мең,
2007 - 38,8 мең,
2008 - 30 мең,
2009 - 24,2 мең,
2010 - 23,9 мең,
2011 - 21,5 мең,
2012 - 21,7 мең,
2013 - 19,6 мең.
Төп дулкында узачак БДИ расписаниесе:
27 май (дүшәмбе) - рус теле;
30 май (пәнҗешәмбе) - информатика һәм ИКТ, биология, тарих;
3 июнь (дүшәмбе) - математика;
6 июнь (пәнҗешәмбе) - чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре), физика;
10 июнь (дүшәмбе) - җәмгыять белеме, химия;
13 июнь (пәнҗешәмбе) - география, әдәбият.
Резерв көннәр:
15 июнь (шимбә) - информатика һәм ИКТ, биология, тарих, физика, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре);
17 июнь (дүшәмбе) - җәмгыять белеме, география, әдәбият, химия;
18 июнь (сишәмбе) - рус теле;
19 июнь (чәршәмбе) - математика.
БДИ вакытында рөхсәт ителә:
Аудиториядән нигезле сәбәп булганда (бәдрәфкә, медицина кабинетына) оештыручыларның берсе озата барган очракта гына чыгарга ярый, ә имтихан эшен аудитория буенча җаваплы кешегә тапшырырга кирәк, ул үз чиратында теркәү бланкына “аудиториядән чыгу фактын” язып куя.
Эшне вакытыннан алда тәмамлаган очракта, аны имтиханның тәмамлануын көтеп тормыйча, оештыручыларга тапшырырга мөмкин.
Әгәр БДИ тапшыручы объектив сәбәпләр аркасында имтихан эшен башкара алмый икән, аудиториядән вакытыннан алда чыгып китә ала.
БДИ вакытында тыела:
үзара сөйләшергә;
оештыручылар рөхсәтеннән башка аудитория һәм имтихан тапшыру пункты буйлап йөрергә;
кәрәзле телефоннар һәм башка элемтә чаралары, электрон-исәпләү җайланмалары һәм белешмә материаллардан файдаланырга.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз