Татарстан районнары мәктәпләрне уку елына әзерләү сыйфаты буенча ярышачак

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанда, мәктәпләрне уку елына яхшылап әзерләү максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика районнары арасында тиешле смотр-конкурс игълан иткән. Бу хакта мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары җитәкчеләре һәм информацион-методик үзәкләр директорлары катнашында үткән республика киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниатуллина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, жюриның муниципаль берәмлек учреждениесенә сәфәре барышында ике юнәлеш: мәктәп территориясенең хәле һәм гомумбелем бирү учрждениесенең яңа уку елына әзер булуы - буенча бәя биреләчәк.
Эксперт комиссиясе эшчәнлеге август аенда башлана: муниципалитетларга комиссияләр җибәреләчәк, аларның составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре генә түгел, ә күрше районнарның мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре һәм мәктәп директорлары керәчәк. Урыннарда, конкурста катнашу өчен, мөстәкыйль рәвештә бишәр мәктәп билгеләнәчәк.
Критерийлар турында сөйләгәндә, С.Гыйниатуллина билгеләгәнчә, территориядә уңайлыклар булдыруны бәяләгәндә, яшел зоналарга, чәчәк түтәлләренә игътибар ителәчәк. Шулай ук бинаның фасад өлеше, керү юллары һәм укыту-тәҗрибә участогынннан нәтиҗәле файдалану мәҗбүри рәвештә бәяләнәчәк. Белем бирү учреждениесенең әзерлеген бәяләү кысаларында бинаның техник хәле, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һ.б. туры килүе тикшереләчәк.
Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча өч призлы урынга һәм ике кызыксындыргыч номинациягә лаек булган муниципаль районнар билгеләнәчәк. Конкурста җиңүчегә 1 млн. сум, 2 нче урынга 800 мең сум бирелер дип планлаштырыла, 3 нче урынга – 500 мең сум.
Кызыксындыргыч номинациядә җиңүчегә 300 мең сум биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International