Татарстанда әти-әниләрнең 85 проценттан артыгы, балаларын 1 нче сыйныфка укырга кертү өчен, электрон гаризалар тапшырган

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Быел Татарстанда балаларның әти-әниләреннән, 1 нче сыйныфка укырга керү өчен, 26 мең 87 гариза килеп ирешкән, аларның 22 мең 433 (86 процент) – электрон рәвештә. Шул ук вакытта быел 36 мең 128 баланың мәктәпкә укырга керүе фаразлана. Бу хакта мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары җитәкчеләре һәм информацион-методик үзәкләр директорлары катнашында үткән республика киңәшмәсендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Тамара Федорова хәбәр итте.
Шул ук вакытта, Т.Федорова сүзләренчә, республикада гомубелем бирү учреждениеләренең беренче сыйныфларын электрон комплектлаштыруга бәйле вазгыять бертөрле генә түгел. 18 муниципаль берәмлектә гаризалар тулысынча электрон рәвештә тапшырылган. Ә иң артта калучылар рәтендә - Менделеевск (18 процент), Әлмәт (33 процент) һәм Лаеш (36 процент) районнары.
Гаризалар ике форматта – кәгазь һәм электрон рәвештә кабул ителгән республика мәгариф учрждениеләре өчен кәгазь документлар мәҗбүри рәвештә электрон форматка күчерелергә тиеш.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов артта калучы районнарга карата канәгатьсезлеген белдерде. Ул искәрткәнчә, балалар бакчаларында чиратка язылу буенча электрон система инде эшли. 1 нче сыйныфка укырга кергәндә коррупция булмасын өчен, шундый ук электрон система мәктәпләрдә дә булырга тиеш. “Бу минем катгый күрсәтмәм”, - дип ассызыклады ведомство башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International