ТР Лаеш районында илкүләм проект буенча яңа билингваль балалар бакчасы ачылды

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

13 октябрь көнне Татарстанның Лаеш районында Державино авылында 50 балага исәпләнгән «Йолдызкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. Яңа балалар бакчасы билингваль белем бирүгә — татар һәм рус телләрендә тәрбия бирүгә һәм укытуга, экологик тәрбиягә, сөйләмдә кыенлыклар кичерүче балаларны коррекцион үстерүгә юнәлдерелгән.

Белем бирү учреждениесе «Демография» милли проекты ярдәмендә ачылды. Аны ачу тантанасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башлыгы Илдус Зарипов, ата-аналар, тәрбияләнүчеләр һәм башка кунаклар катнашында узды.

Җыелучыларны мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин сәламләде. 

Министр ассызыклаганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар бакчалары төзүгә зур игътибар бирә, чөнки балалар бакчасының күпмилләтле составы, әлеге авыл халкы дус һәм тату — ул безнең тормышыбызның нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International