Казанда татар теле укытучылары өчен укыту семинарлары узачак

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Үз эшендә яңа методикалар кулланучы педагоглар тәҗрибә белән уртаклашачак.

Казанда укыту семинарлары узачак, аларда татар теле укытучыларына укытуның заманча методлары турында сөйләячәкләр. Лекторлар булып үз эшләрендә яңа укыту программаларын кулланган практик педагоглар чыгыш ясаячак. Проект Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында тормышка ашырыла.

Проектны Казан Мэриясе хуплады һәм укытучылар заманча һәм мавыктыргыч формада уку материалын укыта алсын өчен өйрәтү семинарлары оештырырга дигән карар кабул итте. Семинарларда 5 татар теле укытучысы лектор булачак,алар үз эшләрендә кызыклы методикалар кулланалар. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, татар телен өйрәнүнең яңа трендлары, заманча алымнары турында сөйләячәкләр.

Укытучылар алган барлык күнекмәләрне 28 ноябрьдә «Унбер» лицеенда күрсәтә алачак. Семинарда 280 педагог катнашыр дип көтелә. Шундый ук дәресләрне ноябрь һәм декабрь айларында үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International