Казанда “Ел укучысы-2013” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2013 елның 27 мае, дүшәмбе
Казан Яңа Савин районының 177 нчы мәктәбендә Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы һәм талантлы балаларга һәм аларны тәпбияләүче укытучыларга ярдәм итү максатыннан беренче тапкыр үткәрелде.
“Бүген чыннан да бәйрәм. Беренче тапкыр, әмма хәзер гел үткәрәчәкбез. Биредә төбәк, Россия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр җыелды. Сәләтле балалар белән эшләү – бу безнең максат. Һәр муниципаль район мондый эш алып барырга тиеш. Әгәр без математика, химия буенча халыкара олимпиадаларда җиңү яулыйбыз икән, калган фәннәр буенча да җиңәргә тиешбез. Тармак министрлыгы моның өчен барлык шартларны да булдырачак”, - дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры.
Сәхнәгә Россия олимпиадасында җиңгән 15 укучы чакырылды. Алар - Иван Акутин, Наил Миңгалиев, Тимур Хисмәтуллин, Марсель Хәмитов, Никита Чернега, Әлфия Забирова, Гүзәл Хәмидуллова, Александра Кузьмина, Эллина Торговкина, Алексей Садыков, Роман Саләхуетдинов, Михаил Ягъфаров, Ринат Нуриев, Нурислам Шайхеутдинов, Ильназ Шәяхмәтов.
Михаил Ягъфаров һәм Алексей Садыйков химия буенча халыкара Менделеевски олимпиадасында көмеш медальгә ия булган укучылар.
15 җиңүчегә дә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан дипломнар һәм 20 мең сумлык сертификат тапшырылды. Моннан тыш, укучыларга КФУ да уку өчен сертификат та бирелде.
“КФУ коллективы олимпиада нәтиҗәләрен зур дулкынлану белән көтте. Залда утыручылар барысы да - “Мин студент булам” университетның социаль-мәгариф системасында катнашучылар. Без бергәләп БДИ, сынау имтиханнары үткәрдек, олимпиадаларга әзерләндек. Елдан ел республиканың югары уңышларга ирешүе күңелле хәл. “Казан федераль университеты студенты” дип язылган медальләр тапшырабыз. Безнең университетка килерсез дип ышанабыз. Җиңүчеләргә 10 мең күләмендә стипендия билгеләнгән, призерларга – 6 мең, ә инженер-техника факультетына укырга килүчеләргә 4 мең сум күләмендә стипендия каралган”, - дип сөйләде КФУ ның вузга кадәрге, гомум һәм педагогика белеме буенча киңәшчесе Людмила Нугуманова.
Аннары Энгель Фәттахов быел беренче тапкыр “ТР Ел укучысы-2013” номинациясе кертелде дип белдерде. Ул исемгә Казан 122 нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы Никита Чернега лаек булды. Ул Болгариядә узган математика буенча олимпиадада җиңде. Министр Никитага диплом, мантия һәм магистр башлыгын тапшырды.
Сәхнәгә бүләкләү өчен олимпиадага укучыларны әзерләгән 15 педагог һәм тренер чакырылды. Аларның барысына да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан чәчәк һәм 35 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Бүген Татарстанның 45 районыннан барлыгы 500 чамасы укучы бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International