Татарстанда Мәктәп укучыларының сайлау хокукы буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

13-14 ноябрьдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 10-11 сыйныф укучылары өчен сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча мәктәп укучыларының IV республика олимпиадасы (тарих һәм сайлау хокукы нигезләре буенча IV республика олимпиадасы) узды.

Әлеге олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм Татарстанның 26 муниципаль районы белем бирү оешмалары укучылары катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип табылды:

- Анастасия Тузеева - Түбән Кама районы 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Ренат Садыйков - Түбән Кама районы 35 нче лицейның 10 сыйныф укучысы;

- Рәис Шәкүров - Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицееның 11 сыйныф укучысы;

- Эмиль Бариев - Түбән Кама районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.

Республиканың 11 муниципаль районыннан (Арча, Әгерҗе, Алексеевск, Актаныш, Баулы, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Мөслим, Мамадыш, Чистай), шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 21 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International