Зәй бюджетыннан балалар бакчаларына уенчыклар өчен 1 миллион сум акча бүленгән

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Зәй муниципаль районы һәм шәһәрендәге балалар бакчаларына уенчыклар тапшырыла. Әлеге игелекле гамәл “Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик” муниципаль программасы кысаларында Шәфкатьлелек елы уңаеннан оештырыла. Уенчыклар өчен 1 миллион сум акча район бюджетыннан бүленгән.
"Кыңгырау чәчәк" бакчасына әлеге акция кысаларында 46,5 мең сумлык төрле уенчыклар бүләк ителгән. Аны балаларга район башлыгы үзе тапшырган. Биредә 6 төркемдә 127 бала тәрбияләнә.
- Бакчаларга игътибар булуга сөенеп туя алмыйбыз, соңгы өч елда балалар өчен районда уңайлыклар шактый тудырыла, - ди бакча мөдире Людмила Вдовина.
Муниципаль программа кысаларында бакча түбәсе ремонтланган, тәрәзәләр яңартылган. Шефлыкка алган “Техно” заводының да зур булышлыгын тоя мәктәпкәчә яшьтәге учреждение. Бакча ишегалдына тигез итеп асфальт түшәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International