Узган уку елында Казанның 247 укучысы олимпиадалар җиңүчесе һәм призеры булган

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Узган уку елында предмет олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларын, аларны әзерләгән укытучыларны бүләкләү өчен шәһәр казнасыннан 10 млн сум бүленгән. Әлеге максатларга каралган фонд 2 тапкырга арттырылган.
2012/2013 уку елында Казанның 247 укучысы Бөтенроссия олимпиадаларның төбәк этабы җиңүчесе һәм призеры булган. Шуларның 41 е Бөтенроссия этабында призлы урыннар яулаган.
Казанның олимпиада нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләр биргән белем йортлары өчлегендә 2 нче интернат –лицей, КФУ каршындагы һәм 131 нче лицейлар урын алган. 2 нче интернат-лицей укучылары - 43, КФУ каршындагы лицей укучылары -38, 131 нче лицей укучылары 30 призлы урын яулаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International