Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
11 нче сыйныф укучылары чираттагы Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды
2013 елның 31 мае, җомга
11 нче сыйныф укучылары чираттагы Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды.
Графикта - информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарих предметлары. Информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләрдән – 1568, биологиядән - 3512, тарихтан 2968 кеше сынау тотарга теләк белдергән.
Бүген шулай ук татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырырга да мөмкинлек бирелә. Республика уку йортларына укыга кергәндә рәсми рәвештә таныла торган бу предмет буенча үз көчен сынап карарга теләп, 92 кеше заявка биргән.
3 июньдә – математикадан; 6 июньдә – чит телләр, физикадан; 10 июньдә – җәмгыять белеме, химиядән; 13 июньдә – география, рус әдәбиятыннан БДИ тапшырырга мөмкин.
БДИ тапшыру вакытында Татарстан Республикасы территориясендә 105 имтихан кабул итү пункты эшли.
Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар, шулай ук Дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан БДИ нәтиҗәләре кире кагылган укучылар өчен 15,17, 18 һәм 19 июньдә резерв көннәр куелган.
27 майдан алып 13 июньгә кадәр БДИны 2011 елда мәктәп тәмамлаучылар; башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларында укучылар; мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар, шул исәптән БДИ нәтиҗәләре күрсәтелгән таныклыгының вакыты чыкмаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алучылар тапшыра ала.
Бердәм дәүләт имтиханын төп срокларда тапшырырга мөмкинлеге булмаган билгеле бер кешеләр өчен өстәмә вакыт билгеләнә. Бу чорда узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар сынау тота ала. Шулай ук кайбер предметлар буенча имтиханнар бер көнгә куелган очракта өстәмә вакыт эчендә һәм резерв көннәрендә БДИ тапшыру мөмкинлеге куела.
2011 елда мәктәп тәмамлаучылар ниндидер бер җитди сәбәп аркасында сайлап алына торган предметлардан имтихан тапшыру турында гариза язмаса, Дәүләт имтихан комиссиясе карары нигезендә бу предметлардан БДИны гадәттәге яки өстәмә вакытта бирә ала.
Бу елда БДИ тапшыруның өстәмә вакытлары 8 июльгә (рус теле, химия, тарих, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ); 10 июльгә (математика, география, биология, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре); 12 июльгә (җәмгыять белеме, рус әдәбияты, физика); 15 июльгә (барлык гомумбелем предметлары) туры килә.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз