IT-чемпионнар Татарстанны чемпион итте

2013 елның 3 июне, дүшәмбе
153 мәктәп укучысы бүген, Балаларны яклау көнне, iPad иясе булды. Кыйммәтле бүләкләрне малай-кызларга халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштырган өчен тапшырдылар.
«IT-чемпион» бәйгесе быел 1 мартта башлангыч алган иде. Өч ай дәвамында Татарстанның төрле почмакларында яшәүче мәктәп балалары кыйммәтле бүләкләр өчен көрәште. Алар әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары, күршеләренә республиканың Электрон хезмәтләр порталында теркәлү узарга ярдәм итте, коммуналь һәм башка түләүләрне интернет аша башкарырга өйрәтте.
Татарстанда бүгенге көндә 1589 мәктәп эшли. 2012-2013 уку елында аларда 370 мең малай-кыз белем алган. Шуларның 216 меңе “IT-чемпион" бәйгесендә катнашкан.
Укучыларның тырышлыгы бушка булмаган. Өч айда республикабызның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетлар исәбе ике тапкырга диярлек артып, 550 меңгә җиткән. Аена хәзер 2,5 миллион электрон хезмәт күрсәтелә икән.
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, “IT-чемпион” бәйгесе көтмәгәндә тагын бер чемпионлыкка ирешергә мөмкинлек биргән. Республикабыз “Проф-IT” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган.
Татарстанның 10 иң актив укучысына кыйммәтле бүләкләрне Татарстан премьер-министры Илдар Халиков шәхсән үзе тапшырды. Укучыларның үҗәтлегенә сокланып, ул электрон хезмәтләрнең Татарстанның барлык районнарында да активлашуын билгеләде. Авыл мәктәпләрендә белем алучылар хәтта шәһәрлеләрне дә уздырган.
“Бүген инде без электрон хезмәтләр үсешендә Россия төбәкләре белән ярышмыйбыз. Хәзер республикабыз Сингапур һәм Эстония кебек бу мәсьәләдә алга киткән илләргә җитешергә тырыша”, - дип сөенечен уртаклашты хөкүмәт башлыгы.
Актаныш, Саба, Нурлат, Теләче, Әтнә, Мөслим, Чистай, Кукмара, Питрәч районнары укучылары электрон хезмәтләрне популярлаштыруда аеруча тырышкан. Әйтик, иң актив унлыкка Мөслим районыннан 2 укучы кергән. Камилла Хәбибова һәм Илһам Бариев 2 меңнән артык балл туплаган. Уңышка ирешергә әти-әни һәм укытучылар булышты диләр алар.
Бәйгенең беренче этабында һәр районнан өчәр җиңүче билгеләнде. Аларның һәммәсе iPad һәм мини iPad алды (153 фамилиядән торган исемлек белән биредә танышып була). Әмма башка укучылар да бүләксез калмаячак. Конкурста катнашкан һәрбер укучы үзе җыйган балларны күңеленә хуш килгән бүләккә алыштыра ала. Хәзерге вакытта алар өчен футболка, флешка, магнит һәм башка истәлекле бүләкләр тәкъдим ителә.
Әмма укытучылар сүзләренчә, бик күп бала балларын бәйгенең икенче һәм өченче этапларында катнашырга дип калдырган. 25 майда “IT-чемпион” конкурсының беренче этабы гына тәмамланды бит. Активлыкта укучылар ел азагына кадәр ярыша алачак. Җитәкчеләребезнең дә бу бәйгегә өметләре зурдан – алар аена халыкка 5 миллион электрон хезмәт күрсәтүгә ирешергә уйлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International