Быел Әгерҗедә 1,5-2 яшьлек 37 сабыйга гына бакчага юллама биреләчәк

2013 елның 3 июне, дүшәмбе
Быел Әгерҗедә чиратта торучы 2-3 яшьлек 192 баланы юллама белән тәэмин итәргә җыеналар.
- Төркемнәрдәге балалар санын арттыру хисабына булса да бу яшьтәге балаларның барысы да юллама белән тәэмин ителәчәк, - ди бу уңайдан район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина. - 1,5-2 яшьлекләрне юллама белән тәэмин итү буенча хәл катлаулырак. Быел бу яшьтәге 37 сабыйны гына юллама белән тәэмин итү мөмкинлеге бар һәм аларны 4, 1, 6нчы балалар бакчалары кабул итәчәк. Юлламага чират торучы сабыйларның яше аңа 1 сентябрьгә ничә яшь булачагын күз алдында тотып исәпләнә, - ди ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International