Иң хәерлесе – ярдәм көтмәү

2013 елның 3 июне, дүшәмбе
Интернетка рус теле имтиханыннан җаваплар куелганнан соң РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов: “Математиканы тапшыру башка регламент буенча үтәчәк, әмма кагыйдә бозучыларга җайлашу мөмкинлеге бирмәс өчен аның нечкәлекләрен ачмыйм”, – дип белдерде.
Бу хәлдән соң РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Интернетка контроль үлчәм материалларын (КҮМ) урнаштыручыларны аттестатсыз калдырырга тәкъдим итте. Шул рәвешле куллары тик тормаган егет-кызлар үз башларына бәла алды. Нәтиҗәдә 60 кеше аттестатсыз калды. Кагыйдә бозу очракларына юл куйган оештыручыларга карата да административ җәзалар күреләчәк.
Билгеле булганча, кырын эшләр Ерак Көнчыгышта әлеге төбәк өчен әзерләнгән җаваплар социаль челтәргә куелганнан соң ачыкланган иде. Челтәргә барлыгы 120 ва¬риантның 30ы урнаштырылган булган. Рособрнадзор алга таба да беренче сынау барышында актив булган социаль челтәрләр белән элемтәдә торуын дәвам итәчәк. Вице-премьер Ольга Голодец исә урнаштырылган КҮМнәрнең күбесенең ялган, әмма шул ук вакытта дөрес җаваплар да булуын әйтә. Шуңа күрә ялган җаваплар күчергәнче, читтән ярдәм көтмичә, үз белемеңә таянуың күпкә хәерлерәк. Белгечләр әти-әниләргә балаларның социаль челтәрдә аралашуына, ялгыш адымнарны булдырмау турында аңлатырга, укучыларга исә БДИга кадәр үзләштерелгән материалларны искә төшерергә киңәш итә.
30 майда информатика, биология, тарихтан узган БДИда материалларны Интернетка урнаштыру берән-сәрән генә күзәтелгән. Биологиядә минималь балл – 36, тарихтан – 32, информатикадан 40 дип билгеләнгән иде. Ил буенча укучылардан биологияне бирү өчен – 183 мең, тарихтан – 200 мең, информатикадан 75 мең гариза кабул ителгән. Аларда барлыгы 10 меңләп җәмәгать күзәтчесе катнашкан. Татарстанда исә биологияне – 3512, информатиканы – 1568, тарихны 2968 кеше тапшырырга теләк белдергән булган. Бу имтиханда катнаша алмаганнар 15 июньдә сыналачак.
3 июньдә исә аттестат алуны хәл итүче икенче сынау, ягъни математикадан БДИ көтелә. Бүген Рособрнадзорның күзәтчелек итү төркеме тәүлек дәвамында имтиханда куллану өчен челтәргә “дөрес” җаваплар булып тәкъдим ителгән вариантларны тикшерә. Белгечләр челтәрдә математикадан БДИ биремнәре ачыкланмавын әйтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International