Татарстан Инвестицион советы утырышы барышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хосусый микрорайонда яңа балалар бакчасы төзү проектын хуплады.
«Әлеге балалар бакчасын төзү өчен 8 200 кв. м га җир участогы кирәк», - дип сөйләде балалар бакчасы директоры Алисә Харисова. Проект буенча ул 67 нче микрорайонда барлыкка килергә тиеш, биредә 44 эш урыны булдырылачак.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев видеоэлемтә форматында шундый мөһим проектларны гамәлгә ашыруга әзер булуын билгеләп үтте: «Шәһәр моннан бары тик сатып ала гына — куркынычлар була алмый, проектны без хуплыйбыз! Өстәвенә, балалар бакчасы шәхси секторда булачак, анда ул кирәк».