Татарстан укучылары һәм студентлары әйдаманнар әзерләү мәктәбенә керә алалар

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

«Океан» Бөтенроссия балалар үзәгенең әйдаманнар әзерләү мәктәбе үз эшен 1 февральдә башлап җибәрәчәк, уку өчен документларны 20 гыйнварга кадәр тапшырырга мөмкин.

Гаризалар Россиянең барлык төбәкләреннән: югары һөнәри һәм урта һөнәри педагогик белемгә, төп гомуми һәм урта гомуми белемгә ия булган яшь кешеләрдән, шулай ук югары уку йортларының һәм колледжларның 3 һәм 4 курс студентларыннан кабул ителә.

Читтән торып үткәрелгән конкурста иң яхшы катнашучыларны психологик тест һәм психологик-педагогик әңгәмәгә чакыралар, аннары әйдаманнар әзерләү мәктәбенә укырга керәләр, анда балалар белән аралашу методикаларына һәм технологияләренә, вакытлы балалар коллективы белән эшләү үзенчәлекләренә өйрәтү уздырылачак.

Фотография белән тутырылган анкета электрон почта аша кабул ителә ped_kadr@okean.org 

«Океан» Бөтенроссия балалар үзәге һөнәри белем бирү буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиягә ия. Хәзер әйдаманнар әзерләү мәктәбен тәмамлаучылар квалификация имтиханы формасында йомгаклау аттестациясен узачаклар, аннары алар «әйдаман» һөнәре буенча һөнәри белем алу турында билгеләнгән үрнәктәге таныклыкны алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International