Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институты «Технология» фәне модульле эчтәлегенең модульле принцибын кертү, алып бару һәм апробацияләү программасы белән Федераль инновацион мәйданчыклар исемлегенә керде. Проектны тормышка ашыру 2022-2024 елларга планлаштырылган. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының тиешле боерыгыннан билгеле булды.
«2022 елга гомуми белем, Урта һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем, балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү өлкәсендә инновацион инфраструктурага керә торган федераль инновацион мәйданчыклар (ФИП) исемлеген расларга», — диелә документ текстында.
Моннан тыш, быел федераль инновацион мәйданчыклар буларак эшчәнлеген дәвам итүче оешмалар исемлегенә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте дә кергән.