Рөстәм Миңнеханов: Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырылган чаралар Россия мөселманнарын берләштерүгә юнәлдерелгән

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар Россия мөселманнарын берләштерүгә, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренең илебездәге мөселман халыкларының гадәттәге кыйммәтләрен торгызуда тыгыз бәйләнешен күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында

Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президенты администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин, РФ мәдәният министры урынбасары, федераль оештыру комитетының җаваплы секретаре Ольга Ярилова, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, үзәкләштерелгән дини оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Кол Шәриф мәчетендә тантаналы рәвештә Изге Коръән кулъязмалары исемлеген (мөсхәф) яза башлау чарасы үтте.

Утырыш эшен ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә. Узган ел федераль оештыру комитеты төзелде, аның җитәкчесе итеп РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде. Аның урынбасары итеп федераль оештыру комитетында Рөстәм Миңнеханов билгеләнде. Шулай ук республика оештыру комитеты булдырылды. Зур әзерлек эшләре башкарылды, төп чараларның федераль планы расланды, республика планы проекты формалаштырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1100 ел элек булган вакыйга Россия өчен зур тарихи әһәмияткә ия. 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү күбесенчә Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләрен тоташтыручы уникаль Россия цивилизациясе формалашуны билгеләде.

"Безнең дәүләт территориясендә ислам үсеше православие һәм башка традицион диннәр белән берлектә илдә имин яшәү һәм диннәр арасындагы татулыкның ныклы нигезен салды", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Без Россиянең традицион конфессияләре арасында диалогка, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тату яшәве өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирәбез".

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, истәлекле датаны бәйрәм итү республика һәм ил мөселман өммәте өчен күп еллар дәвамында традициягә әйләнде. Болгарда ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чаралары беренче тапкыр 1989 елдан ук мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тәкъдимеп нигезендә үткәрелә. Шул вакыттан бирле ата-бабаларыбызның мирасын саклау буенча күп эш башкарылды. «Яңарыш» фонды эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур күләмле тарихи-археологик тикшеренүләр, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә мәдәни мирас объектларын реставрацияләү эшләре башкарылды. 2010 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне ТР Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары исемлегенә кертелде. Борынгы Болгарның архитектура комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү зур эш нәтиҗәсе булды.

"Барыннан да элек, без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга рәхмәт әйтергә тиеш. Минтимер Шәрип улы Шәймиев аңа рухи ядкарьләрне торгызу тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәч, әлеге инициатива мораль яктан гына хупланып калмыйча, федераль бюджет аша финанс яктан да ныгытылды. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улына да аерым рәхмәт", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

2016 елдан Владимир Путин ярдәме белән Болгар ислам академиясе үз эшчәнлеген алып бара. 

ТР Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы мөһим халыкара аспектка ия. "Юбилей дөнья җәмәгатьчелегенә безнең бай мәдәни һәм тарихи мирасыбызны, традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерүдәге казанышларыбызны күрсәтергә һәм Россия мөселман өммәтенең ислам дөньясының аерылгысыз өлеше булуын күрсәтергә тиеш. Моңа төрле халыкара чаралар ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев үз чиратында ассызыклаганча, ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү ил өчен зур әһәмияткә ия. Бу карар илдә конфессияара тынычлык һәм татулык традицияләрен саклауга уңай йогынты ясаячак, дип билгеләп үтте ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук юбилей датасы кысаларында Россия мөселман өммәтендәге мәсьәләләрне хәл итүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

Республика чаралары планы турында ТР Премьер-министры урынбасары, республика оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразыев җентекләп сөйләде. Төп чаралар планы төрле фәнни, иҗтимагый, мәдәни-массакүләм чаралар комплексын үз эченә ала.

2022 елның 19-21 маена планлаштырылган зур очрашулар һәм форумнар: ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» халыкара икътисади саммиты, татар дин әһелләре форумы, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы исемендәге җәмигъ мәчетенә нигез салу һәм «Изге Болгар җыены». Алар мөселман илләреннән килгән делегацияләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, чит ил һәм Россия мөселман эшлеклеләре, татар диаспоралары вәкилләре катнашында аеруча зур масштабта уздырылачак. 

Шулай ук утырышта катнашучыларга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү логотибы проектын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов логотипны хупларга һәм аны федераль оештыру комитеты каравына кертергә тәкъдим итте.

"Без дөньяда ниләр булганын күрәбез. Кызганычка каршы, төрле деструктив көчләр исламны кулланып, гомумән, бу дингә хас булмаган нәрсәләрне вәгазьләргә омтыла. Шуңа күрә безнең бурыч - ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International