«Смена» мәктәп укучыларын Бөтенроссия балалар үзәге логотибын булдыру конкурсында катнашырга чакыра

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Смена» Бөтенроссия балалар үзәге Үзәк логотибын булдыруга иҗади эшләр конкурсы игълан итә. Җиңүче 2022 елда белем бирү программаларының берсендә катнашу мөмкинлеге алачак, ә икенче һәм өченче урыннарга ия булучылар – призерлар дипломнары һәм сувенирлар алачак.

Конкурста 11-17 яшьлек һәр укучы катнаша ала.

Логотип график редакторларның берсе (Adobe Illustrator, CorelDRAW, Adobe Photoshop) форматында үтәлергә, үзәк эшчәнлегенең миссиясен һәм эчтәлеген: профориентация, лидерлык, сыгылмалы күнекмәләрне үстерү һ.б. чагылдырырга тиеш.

Җиңүчене берничә этапта жюри һәм социаль челтәрләрдән файдаланучыларны 1 майдан да соңга калмыйча бергәләп тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр.

Эшләр һәм гаризалар электрон почта аша champion@smena.org «Конкурс на создание логотипа» тамгасы белән 25 февральгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International