Казанда «Ел укытучысы» бәйгесенең шәһәр этабы башланды

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Казанда «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды.

Конкурс җиде номинация буенча уза: «Фән укытучысы», «Педагогик дебют», «Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы», «Педагог – психолог», «Ел тәрбиячесе», «Йөрәгемне балаларга бирәм» һәм «Кешене тәрбияләү». Конкурсның район этабында 500-гә якын педагог катнашты, шәһәр этабына бер районнан 8-дән 12-гә кадәр кеше чыкты. Хәзер конкурста катнашучылар ачык дәресләр бирә. Мисал өчен, бүген дәресләр 5-нче номерлы лицейда уза.

«Ел укытучысы» конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләрен Казан Ратушасында март башында бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.

Конкурсның зона этабы гыйнвар ахырында узачак, ә республика этабын март аенда үткәрү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, соңгы ун елда «Казанның ел укытучысы» шәһәр конкурсының төрле номинацияләрдә җиңүчеләре һәм призерлары конкурсның республика этабында җиңүчеләр булдылар һәм Татарстанны федераль дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр. Әйтик, 2016 елда илнең топ-15 укытучысы исемлегенә Совет районының 90-нчы номерлы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов керде. Россиянең иң яхшы 5 укытучысы исемлегенә 2017 елда 2-нче номерлы лицей-интернатның математика укытучысы, хәзерге вакытта «Унбер» яңа күппрофильле лицей директоры Алмаз Хәмидуллин, ә 2019 елда 2-нче номерлы лицейның биология укытучысы Наил Мирсәетов керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International