Илсур Һадиуллин Биектау районында яңа балалар бакчасы ачты

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Биектау районында “Шаян” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.

Балалар бакчасы “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән һәм 220 урынга исәпләнгән.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Рөстәм Кәлимуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов һәм “СМП 3000” төзелеш компаниясе директоры Илһам Шакиров катнашты. 

Яңа «Шаян» балалар бакчасында - 12 төркем, шуларның 7се - кечкенә яшьтәге балалар өчен, 1се - логопед төркеме, 4се - татар компоненты белән.

Бина ике катлы, объектның гомуми мәйданы - 3525,40 кв. метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International