Урта һөнәри белем бирү студентлары «Кече ватанымнан Россия башлана» дигән иҗади конкурста катнаша алалар

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Татарстанда «Кече ватанымнан Россия башлана» дигән иҗади бәйге оештырылды. Анда һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнаша ала. Ул 27 гыйнварда Нурлат аграр техникумы базасында узачак.

Конкурс гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча эшнең бер формасы булып тора. Конкурска ике номинация буенча үзенең кече Ватаны һәм гаиләсе тарихы буенча теләсә нинди темаларны чагылдыручы иҗади һәм тикшеренү эшләре куелырга мөмкин.

Шуларның берсе-Кече Ватан тарихы (торак пункт тарихы, географик атама (топоним), торак пунктның барлыкка килү тарихы, төп үсеш чорлары, җирлекнең табигый-климат үзенчәлекләре, халык саны, торак пункт территориясендә эшләүче социаль-көнкүреш өлкәсе предприятиеләре һәм учреждениеләре турында мәгълүмат, мактау тактасы, истәлекле урыннар һ.б.).

Икенче тема-Кече Ватан гаиләдән башлана. Бу номинациядә шәҗәрәңне үзенчәлекле тәкъдим итү буенча эшләр кабул ителә (үз ата-бабаларының хикәяләре, гаилә нәселе тарихы, крестьян шәҗәрәләренең тарихы һәм фото/видеосы, сайттан сылтама форматында видео www.youtube.com шәҗәрә агачы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International