«Мәгариф флагманнары. Студентлар» конкурсына гаризалар тапшрыу 23 гыйнварга кадәр озайтылды

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

«Россия – мөмкинлекләр иле» Бөтенроссия Президент платформасы проектында – «Мәгариф флагманнары. Студентлар» профконкурсына гаризалар кабул итү 2022 елның 23 гыйнварына кадәр озайтылды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы конкурска гаризалар саны буенча 10 төбәк арасына керә. Проект сайтында Россиянең 84 регионыннан 17 меңнән артык кеше теркәлгән инде, шуларның 295е Татарстан Республикасыннан. Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырыла.

Конкурста югары уку йортлары студентлары, шулай ук көллият укучылары катнаша ала. Моның өчен проектның сайтында теркәлергә кирәк. Конкурсның заявка кампаниясе 2021 елның 17 ноябрендә старт алды. Февраль аенда катнашучыларга дистанцион этап узарга туры киләчәк, аның нәтиҗәләре буенча ярымфиналга чыгучылар билгеләнәчәк. Округ ярымфиналлары илнең барлык федераль округларында узачак. Шуннан соң конкурсантларны финал көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International