Химия буенча «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре билгеле булды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда 12-14 гыйнварда 8-11 сыйныф укучылары арасында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада республиканың 39 муниципаль районыннан 120 укучы катнашты.

Олимпиада биремнәрен үтәү барышында катнашучыларга стандарт булмаган фикерләү һәм химик процессларны тирән аңлау таләп ителгән бурычлар тәкъдим ителде.

Олимпиада җиңүчеләре булдылар:

Ясминә Таҗиева, Саба районы Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;

Арина Кузьмина, КНИТУ филиалы-сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче лицей - интернатның 8 сыйныф укучысы;

Зилә Хәмитова, Балтач гимназиясе 9 сыйныф укучысы;

Роман Васильев, Кукмара 3 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

Әмирсалих Анамов, Актаныш районы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ның 10 сыйныф укучысы;

Малик Мөхәрләмов, Арчаның 1нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.В.Ф. Ежкова.

Татарстанның 26 муниципаль районыннан (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Чирмешән, Ютазы) 52 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International