2022 елның 1 мартыннан Россиядә мәктәпләр, колледжлар һәм югары уку йортлары өчен дәүләт аккредитациясен узу процедурасы гадиләштереләчәк. Премьер-министр Михаил Мишустин мәктәпләргә, вузларга һәм колледжларга дәүләт аккредитациясе процедурасын күп тапкырлар узарга туры килмәячәк дигән нигезләмәне раслады. Бу административ йөкләнешне киметәчәк һәм белем бирү оешмаларына төп эшләреннән аерылмаска мөмкинлек бирәчәк. Бирелгән яңа таныклыкның срогы чикләүләрсез булачак.
Югары уку йортлары өчен дәүләт аккредитациясе-мөһим документ.