Рособрнадзор: өч елга бер тапкыр вузларда сыйфат мониторингы үткәреләчәк

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Вузларның беренче аккредитация мониторингы 2023 елның мартында узачак һәм алга таба өч елга бер тапкыр уздырылачак. Бу хакта Мәскәүдә уза торган Гайдар форумында Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте.

Шулай ук ведомство 2022 елның 1 мартыннан сроксыз аккредитация системасына күчкәннән соң университетларда белем бирүнең сыйфатын контрольдә тотарга планлаштыра.

- Без югары белем бирү өлкәсендә даими мониторингка басым ясыйбыз, аны өч елга бер тапкыр уздырачакбыз, - дип билгеләп үтте Музаев. - Тикшерү узу өчен вузларга планканы 70 баллга үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International