Гамәлдәге расписание буенча 21 марттан 18 апрельгә кадәр узачак бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыруның вакытыннан алда чорын гамәлдән чыгару яки күчерү турындагы карар илдәге эпидемиологик хәлгә бәйле булачак. Аны РФ Хөкүмәте кабул итәчәк, дип белдерде Гайдар форумы кысаларында Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев.
"Хөкүмәтнең ковидка каршы карары хәзерге вакытка озайтылмаганлыктан, имтихан кампаниясен үткәрү гамәлдәге Тәртип нигезендә узачак. Әгәр РФ Хөкүмәте эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә вакытыннан алда чорны күчерү яки гамәлдән чыгару турында Карар кабул итсә, Без Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә хокукый актларга үзгәрешләр кертәчәкбез", - дип хәбәр итте Музаев.
Вакытыннан алда булган чордан тыш, шулай ук 26 майдан 2 июльгә кадәр узачак төп этап һәм 5, 8 һәм 20 сентябрьдә узачак өстәмә этап каралган, дип өстәде ведомство башлыгы.