Н.И.Лобачевский исемендәге конференциядә катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Җиңүчеләргә һәм призерларга КФУга кергәндә БДИ суммасына өстәмә баллар өстәлергә мөмкин.

Казан федераль университеты Россия һәм БДБ илләре мәктәпләренең 4-11 сыйныф укучылары өчен Н.И. Лобачевский исемендәге VII Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни конференциясен үткәрә. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Казан ачык талантлар университеты 2.0 белән берлектә үткәрелә. Быел конференция кысаларында 50 секция эшләячәк.

Чара ике этаптан тора: тикшеренү эшләрен кабул итү (14 гыйнвардан 11 февральгә кадәр), Казанда йомгаклау этабы (25-28 март). Конференциядә катнашу бушлай.

Чара турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Сораулар буенча (843) 233-70-82 телефоны буенча, Надежда Викторовна Белоноговага мөрәҗәгать итәргә мөмкин, яки электрон почта аша lobconf@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International