13-15 гыйнварда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Республика олимпиада үзәге 9-11 сыйныф укучылары арасында рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабын үткәрде.
Бу ярышта Татарстанның муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган 22 районыннан укучылар, шулай ук узган елгы Олимпиаданың региональ этабында җиңүчеләр һәм призерлар катнашты.
Җиңүчеләр булып түбәндәге катнашучылар танылды:
- Мәрьям Нәҗипова, Казан шәһәре Совет районы татар телендә белем бирүче 149 нчы лицейның 9 нчы сыйныф укучысы;
- Лилия Фәйзиева, Казан шәһәре Совет районының чит телләрне тирәнтен өйрәнүле 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
- Гүзәл Мөхәммәдиева, СУНЦ–мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, IT-лицей;
- Елена Калинка, Бөгелмә районы 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
- Дамир Хәмидуллин, Чаллы шәһәренең 36нчы инновацион технологияләр лицееның 11 сыйныф укучысы.
Казан, Чаллы, Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Сарман, Чистай районнарыннан 38 укучы призер булды.
2021-2022 уку елында рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Волгоград өлкәсендә узачак. Катнашучыларга уңышлар телибез!