Яр Чаллыда Россиядә беренче югары Инженер мәктәпләренең берсен төзү планлаштырыла. Бу хакта «Бердәм Россия» Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең XXXVIII конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр итте.
Парламентарий аныклап үткәнчә, федераль бюджет 30 алдынгы уку учреждениесе төзелешенә 40 млрд.сум бүлеп биргән.
Беренче Инженерлык мәктәбен төзү нәкъ менә Чаллыда башланырга тиеш — Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән Когогин партия җыелышында әнә шундый бурыч куйдылар.
Автошәһәрнең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе мәгълүматлары буенча, конференциядә РФ Дәүләт Думасында, ТР Дәүләт Советында һәм Чаллы шәһәр Советында «Бердәм Россия» фракцияләре депутатларының социаль-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.