Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
3 июнь Татарстанда 20 058 чыгарылыш сыйныф укучысы икенче мәҗбүри имтиханны - математиканы тапшырды
2013 елның 4 июне, сишәмбе
Аларның һәркайсы өчен сынауны уңышлы узу мөһим. Чөнки рус теле белән бергә математика имтиханы аттестат алу-алмауны хәл итә.
Республикабызда иртәнге сәгать унда 105 имтихан тапшыру пункты эшли башлады. Шуларның берсе - Казанның 17 гимназиясе булды. Монда иртәнге сигездән үк 5 мәктәптән чыгарылыш сыйныф укучылары җыела башлады. Имтихан алдыннан 144 егет-кызның һәркайсы дулкынлану хисе кичереп, бар белгәннәрен кабат искә төшерергә тырышты.
Киләчәкне хәл итүче имтихан
75нче гимназия укучысы Юна Сәбитова математикадан белеме бик үк тирән түгел дип борчыла. “Мин гуманитар фәннәр буенча көчлерәк. Рус телен тапшырганда алай ук кайгырмаган идем. Бу юлы төнемне дә йокламадым. Минем өчен хәзер иң мөһиме - минималь баллны булса да җыю”, - дип сөйләде ул. Кыз Казан федераль университетына журналистика белгечлеге буенча укырга керергә хыяллана. Бу өлкәдә математика бик үк мөһим түгел, шуңа да тупланган баллар конкурс буенча үтәргә мөмкинлек бирер, дип өметләнә Юна.
94 нче гимназияне тәмамлаучы егет Солтан Сөнгатуллин дә үзен күбрәк гуманитарий дип саный. Әмма математикадан имтиханга ул бик ныклап әзерләнгән һәм, аның уенча, бу юнәлеш буенча да белемен шактый яхшырта алган. Гомумән, Бердәм дәүләт имтиханына карата егетнең карашы уңай. “Элек ничек булганын без инде хәтерләмибез дә. Шуңа күрә бу төр сынау безнең өчен гадәти. Ә иң мөһиме - укырга керер өчен яңадан имтихан биреп торасы юк. Чыгарылыш имтиханын бирәсең дә - котыласың”, - дип фикерләрен уртаклашты Солтан. Егетнең хәзер бар уе сынауларны яхшы гына тапшырып, Мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлык факультетына укырга керү.
17нче гимназиянең үз укучылары имтиханны 65нче мәктәп нигезендә тапшырды. Быелгы чыгарылыш шактый көчле дип саный директор Әлфия Галиева. Шуңа да мәктәпне тәмамлаучы 29 егет-кыз өчен бик борчылмыйлар. “Югалып калмасалар, аларның барысының да белемнәре яхшы. Балалар белән югары категорияле укытучылар эшләде. Рус теленнән дә, математикадан да махсус курслар оештырдык. Хәзер укучыларга дулкынлану хисеннән арынып, бар белгәннәрен исенә төшерү генә кирәк”, - диде ул.
Үз белемеңә таяну хәерлерәк
Математика биремнәрен чишәргә 235 минут бирелә – бу узган ел белән чагыштырганда 5 минутка кимрәк. Рус теле буенча укучыларга ким дигәндә 36 балл тупларга туры килсә, математикадан минималь балл 24 дип билгеләнгән.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова сүзләренчә, имтиханнарны чиста үткәрү, ниндидер күчерү, алдашу кебек күренешләр булмасын өчен бар чаралар да күрелгән. Тәртип бозулар булмасын өчен 1000гә якын имтихан күзәтчесе эшли.
“Рус теле буенча имтихан тапшырганда 7 кеше кесә телефоннары, 1 кеше шпаргалка кулланган өчен куылган иде. Хәзер аларга имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирергәме-юкмы дигән мәсьәлә хәл ителә. Укучылар үз башларына бәла алмасын иде”, - ди Тамара Федорова.
Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов та нтернетка рус теле имтиханыннан җаваплар куелганнан соң, кагыйдәләр тагын да катгыйланачак, дип белдерде. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган барлык контроль-үлчәм материаллары Рособрнадзор тарафыннан тикшерелеп торачак. Шуңа да, мәгариф өлкәсе җитәкчеләре читтән ярдәм көтмичә, укучыларга үз белемнәренә генә таянырга киңәш итә.
Алдаучылардан сакланыгыз
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында интернетта БДИ нәтиҗәләрен алдан хәбәр итәргә вәгъдәләгән мошенниклар барлыкка килүе турында кисәтә. Шуңа да челтәрдәге кыска номерларга смс җибәрергә яки үз паспорт мәгълүматларын калдыру кебек тәкъдимнәргә ышанырга ярамый, диләр алар.
Нәтиҗәләргә килгәндә, рус теле буенча нәтиҗәләр имтиханнан соң 10 көн узгач кына билгеле булачак икән. Республика дәрәҗәсендә 5 көн тикшерелгәннән соң, эшләр федераль тестлаштыру үзәгенә җибәрелә. Шуңа да укучылар имтиханда җыйган балларын 7 июньнән дә иртәрәк белә алмаячак.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз