Чүпрәледә балалар китапханәсе ачылды

2013 елның 4 июне, сишәмбе
Чүпрәле муниципаль районы үзәгендәге Дзержинский урамында урнашкан элеккеге “Агробанк” бинасының икенче каты рәсми рәвештә балалар китапханәсе “хөкеменә” күчте. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, район башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм китап сөюче нәни дуслар, укучылар, укытучылар, әти-әниләр катнашты.
Балалар бу көнне китаплар, китапханә турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен әйттеләр.
“Әлеге китапханә сезнең өчен, балалар. Китап укыгыз, мәгърифәтле булыгыз, әлеге бинаның ишекләре бервакытта да ябылмасын, анда һәрчак сезнең шат авазларыгыз яңгырасын”, - диде район башлыгы Александр Шадриков, тантананы ачып.
Шакир Яһудин республикада балалар өчен күптөрле программаларның эшләвен ассызыклап үтте. ““Татарстан балалары”, “Авыл яшьләре” һәм башка күп кенә программалар сезнең өчен эшли, хөрмәтле дусларыбыз. Әлеге китапханәнең ачылуы да шушы программалар нигезендә башкарылган эш. Китапханәнең рәхәтен күрегез, китапларны яратыгыз”, - диде ул чыгышында.
Тантанада әти-әниләр, шәхсән китапханә мөдире Ирина Мадурова үз исеменнән дә күп кенә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Тантаналы мизгел - бинага үтү тасмалары киселгәннән соң, барысы да эчкә уздылар. Сүз дә юк, төзекләндерелеп, буяу эшләре үткәрелгән бина яңарып, матураеп калган. Китап укучылар өчен аерым уку залы, методик ярдәм күрсәтү бүлмәләре, архив булдырылган, уңайлы җиһазлар урнаштырылган. Җитәкчеләр кайсы бүлмәгә тагын нинди җиһаз кирәклеген барлап йөргәндә, балалар, үз чиратында, тизрәк китапларны карарга керештеләр, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International