12 гыйнварда «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр иҗат коллективлары фестиваленең округ этабына старт бирелде.
Проект финалында Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнаша (һәр регионнан яшьләр һәм мәктәп театрларының иң яхшы спектакле буенча). Экспертлар куелышларның видеоверсия рейтингын булдырачак, алар нигезендә жюри тарафыннан конкурс лауреатларын билгеләү өчен йомгаклау тавыш бирү узачак. Региональ этапта җиңүче булган спектакльләрнең видеоверсияләре «театральноеприволжье.рф» сайтында урнаштырылган һәм ирекле карау өчен ачык.
Исегезгә төшерәбез, «Театральное приволжье» фестивале – Россиядә Театр елы (2019 ел) кысаларында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган округ иҗтимагый проекты. Конкурс Яшьләр (18-30 яшь) һәм балалар театр коллективлары (6-17 яшь) өчен үткәрелә.
Проект яшьләр театр сәнгатен популярлаштыруга һәм яшьләрнең мәдәни күзаллауларын киңәйтүгә, үзешчән театр коллективларына ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән.