2021 елда Казан укучылары 50 меңнән артык ПЭТ шешә эшкәртүгә озаткан

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Казан укучылары 2021 елда «РТ-Инвест» компаниясе фандоматлары аша 1 753 кг пластик тара һәм 90 кг алюминий банка җыйды. Чималны кабул итү аппаратлары башкаланың 20 мәктәбендә тора – алар 2020 елның гыйнварыннан эшли башлады. Бөтен вакыт эчендә 275 000 шешә һәм алюминий банка җыеп эшкәртүгә тапшырылган.

ПЖКХ идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, 2021 елда Казан укучылары 50 меңнән артык ПЭТ һәм 6 120 алюминий банка тапшырган.

Рейтинг лидерлары:

167 нче мәктәп ‒ 355 кг ПЭТ һәм 19,5 кг алюминий;
181 нче номерлы мәктәп ‒ 154 кг ПЭТ һәм 12 кг алюминий;
72 нче номерлы мәктәп ‒ 149 кг ПЭТ һәм 5 кг алюминий;
77 нче мәктәп ‒ 139 кг ПЭТ һәм 3 кг алюминий;
129 нчы мәктәп ‒ 128 кг ПЭТ һәм 4,5 кг алюминий.

Бер көндә бер фандомат 25 кг чиста икенчел чималны кабул итәргә сәләтле ‒ бу 300 гә якын шешә һәм алюминий банка.

Җыелган икенчел чималны атна саен махсус машина ала, ә алга таба калдыкларны МПС-1 сортлау станциясенә җибәрәләр, анда чималны үлчәү һәм пресслау бара. Шуннан соң да әзер чималны эшкәртүгә җибәрәләр, алардан киләчәктә скейтбордлар, чаңгы, эскәмияләр, велосипедлар, футболкалар һәм башка эшләнмәләр ясала.

Яңа ел каникулларыннан соң, командалар барлык мәктәпләрдә яңадан эшли башлады һәм сыйфатлы икенчел чимал кабул итәргә әзер. Уку елы ахырында иң яхшы мәктәпләр һәм иң актив укучылар торак-коммуналь хуҗалык операторыннан бүләкләр һәм грамоталар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International