Рус әдәбияты буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

12-15 гыйнварда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Республика олимпиада үзәге Татарстанның 8-11 сыйныф укучылары арасында әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабын үткәрде.

Әлеге ярышта республиканың 39 районыннан муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган укучылар, шулай ук узган елгы Олимпиаданың региональ этабында җиңүчеләр һәм призерлар катнашты.

Әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче лицей-интернат укучысы Арина Лобырева җиңүче булды.   

Казан, Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Питрәч районнарыннан 12 укучы призер булды.

Казан, Чаллы, Актаныш, Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Теләче, Чистай, Ютазы районнарыннан 9-11 сыйныф укучылары әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр булдылар.

Татарстанның 23 муниципаль районыннан 57 укучы призер булды.

2021-2022 уку елында әдәбият буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Мәскәүдә узачак.

Катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International