14-15 гыйнварда Лениногорск районында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2021/2022 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды.
Уеннар «Яшьлек» спорт комплексында үткәрелде.
Ярышларның баш хөкемдары-Терентьев Валерий, 1 категорияле судья.
Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
Егетләр арасында:
1 урын-Баулы районының 7 нче урта гомуми белем мәктәбе;
2 урын-Әлмәт шәһәренең 4 нче урта гомуми белем мәктәбе;
3 урын-Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее.
Кызлар арасында:
1 урын-Ютазы районының 3 нче Урыссу урта гомуми белем мәктәбе;
2 урын-Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее;
3 урын-Әлмәт шәһәренең 4 нче урта гомуми белем мәктәбе.