Татарстанда мәктәпләрдә Wi-Fi челтәрен үстерүгә миллиард сумнан артык акча тотылачак

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

1 млрд сумнан артык акча Татарстан мәктәпләрендә Интернетка чыбыксыз тоташу мөмкинлеге булдыруга юнәлдереләчәк. 

Татарстан илнең барлык мәктәп биналары да интернетка тоташтырылган иң беренче төбәкләреннән санала. 

«Шул ук вакытта авыл мәктәпләрендә чыбыксыз инфраструктура булмавын күрәбез. 2022-2023 елларда республиканың мәгариф инфраструктурасына, Wi-Fi-челтәр төзелешенә миллиард сумнан артык акча салыначак, ул теләсә кайсы укытучыга укуның тагын да кызыклырак процессын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип аңлатты министрлык башлыгы Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International